Гаҗәеп бәйрәм – Ишегалды көне (0+)
25 һәм 26 август көннәрендә 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Безнең ишегалды бәйрәме» проекты кысаларында 7 нче һәм 60 нчы мәхәллә халкы өчен чаралар уздыруда актив катнашты. Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Укыйбыз, уйныйбыз, ял итәбез, вакытны файдалы итеп уздырабыз!» дигән интерактив мәйданчык оештырылды. Балалар китапханәсе төрле бәйгеләр һәм викториналар, шулай ук иҗади биремнәр әзерләде. Балалар зур мавыгу белән «Әкияти телеграммалар», «Геройны таны», «Әкиятләр белгече», «Хаталарны төзәт» викториналары сорауларына җавап бирде. Чарага килүчеләр «Гаилә белән укыйбыз» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китап-журналлар белән танышты һәм китапханәбез визиткаларын алды. |